https://tnv.ru
12 Октябрь 2022, 11:48
165
0
"Татар сүзе" халыкара нәфис сүз телевизион конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Кичә бәйгедә катнашырга теләк белдереп видеолар җибәрүчеләрне "ШАЯН ТВ" каналына кунакка чакырдылар. Бу - иҗади гаилә, профессионаллар һәм чыгыш ясарга теләүче нәниләр.
Исегезгә төшерәбез, конкурсны Татарстан Президенты каршындагы комиссия ярдәмендә ТНВ һәм ШАЯН ТВ каналлары оештыра.
Быел бәйге телевизион форматта үткәрелә. Иҗади эшләрне төрле тапшыруларда күрсәтәчәкләр. Сәләтле балаларга телевидениедә эшләү мөмкинлеге дә бар.
Бәйгедә алты номинация: 10 яшькә кадәр булган катнашучылар, 11 яшьтән 17гә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр, иҗади гаиләләр, профессионаллар һәм үз иҗатларын укучыларны да көтәләр. Номинацияләр шигырь һәм прозага бүленәчәк.
Катнашу өчен чыгышыңны камерага төшереп, tnvtatarsuze@mail.ru электрон почтасына юлларга һәм татар яки рус телләрендә анкета да тутырырга кирәк.
Бәйгенең премия фонды 1 миллион сум. Гаризалар 31 октябрьгә кадәр кабул ителә. 30 җиңүченең исеме апрель аенда билгеле булачак.
Конкурста катнашу турында тулырак нигезләмәне укып белә аласыз. Сораулар буенча 8(917)391-07-87 WhatsApp номерына языгыз.

Бүлешергә
Комментарии 0