Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанның Әлки районында яңа мәчет эшли башлады

Татарстанның Әлки районында яңа мәчет эшли башлады

https://tnv.ru

18 Октябрь 2022, 12:55

77

0

Татарстанның Әлки районында яңа мәчет эшли башлады
Узган ял көннәрендә Татарстанның Әлки районында яңа мәчет ачу тантанасы булды. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.

Әлки районы Яңа Әнҗерә авылында моңа кадәр мәчет булмаган, авыл халкы җомга намазларына күрше-тирә авылларга йөрергә мәҗбүр булган. Алар бергә җыелып, киңәшеп, 2021нче елның 1нче маенда мәчет салырга керешәләр. Бу эшләрне иганәче Ринас Шәфигуллин башлап йөри. Төзелеш эшләрен дә авыл халкы үзе башкара. Яңа мәчеткә шушы авылга 1922-1923нче елларда нигез салучы, совет чорында мулла вазифаларын башкарган Шәһит Галимов (1885-1963) хөрмәтенә “Шәһит” исеме бирелгән. Хәзерге вакытта бу авылда 15 йортта 46 кеше яши.

“Шәһит” мәчете 40-50 кеше сыйдырышлы итеп агачтан салынды. Тәһарәтханәсе һәм аш бүлмәсе, уку классы бар. Тиздән яңа мәчеттә дин-әхлак дәресләрен башлап җибәрү ниятләнә. Имам вазифаларын Илгиз хәзрәт Гобәйдуллин алып бара.

Хәзерге вакытта, Әлки мөхтәсибәтендә 31 мәчет эшли.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров