Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда рекордлы күләмдә гошер сәдакасы җыелды

Татарстанда рекордлы күләмдә гошер сәдакасы җыелды

https://tnv.ru

31 Октябрь 2022, 14:14

117

0

Татарстанда рекордлы күләмдә гошер сәдакасы җыелды
Татарстан Республикасында барлыгы 1377,34 тонна гошер сәдакасы җыелган. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан мөселманнары, мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән, республика мәчетләренә яшелчә (бәрәңге, чөгендер, кәбестә, кишер, кабак, ташкабак, суган һ.б.), җиләк-җимеш кайнатмалары, тозлаган кыяр-помидорлар, бал алып килде. Искәрмәләр дә булды: мәсәлән, Сарман районында мөселман эшкуарлары гошерне бодай һәм арпадан чыгарды. Кампания кысаларында җыелган азык-төлек хәйрия оешмаларына (Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды һәм «Ярдәм» гомуммилләт хәйрия фонды тернәкләндерү үзәге), социаль учреждениеләргә (районнардагы картлар йортлары, балалар йортлары), мөселман уку йортларына (мәдрәсәләр, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, Коръән хафизлар әзерләү үзәге һ.б.), шулай ук турыдан-туры мохтаҗ гаиләләргә җибәрелде. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Казанның 600-дан артык азкеремле гаиләсен азык-төлек белән тәэмин итте.

Гошер җыю кампаниясе Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә. 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда – 1109,5, 2020 елда – 1000 тоннага якын, 2021 елда 577,33 тонна гошер сәдакалары җыеп таратылган.

Фото: dumrt

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров