Онлайн трансляция

Свернуть

Мобилизацияләнгән мөселманнар өчен дога китапларын 20 мең тираж белән нәшер итәчәкләр

Мобилизацияләнгән мөселманнар өчен дога китапларын 20 мең тираж белән нәшер итәчәкләр

https://tnv.ru

01 Ноябрь 2022, 11:09

Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты Татарстаннан һәм илебезнең башка субъектларыннан мобилизацияләнгән мөселманнар, шулай ук аларның туганнары һәм якыннары өчен өстәмә тираж белән 20 мең данәдә “Молитвы – дуа” дип исемләнгән кесә җыентыгын нәшер итәчәк.

Тиражның бер өлеше 3 ноябрьгә, ә калганы – киләсе атна дәвамында әзер булачак.

Моңа кадәр әлеге китаплар Казандагы мобилизацияләнгән солдатларны җыю пунктларына килгән мөселманнарга 4500 данәдә бушлай таратылган иде.

Китаплар – уч төбенә сыйдырышлы, солдатлар аларны һәрвакыт үз янында тота һәм махсус хәрби операция үткәрү урыннарында авыр минутларда файдалана ала. “Молитвы – дуа” дип исемләнгән басмада Аллаһыдан ярдәм һәм яклау сорау өчен, шулай ук борчылу һәм куркудан, дошманнардан котылу өчен һ.б. догалар тупланган.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар