Онлайн трансляция

Свернуть

Нәзарәт Татарстан солдатларына ярдәм күрсәтү өчен җыелган акчага хәрби киемнәр сатып алган

Нәзарәт Татарстан солдатларына ярдәм күрсәтү өчен җыелган акчага хәрби киемнәр сатып алган

https://tnv.ru

17 Ноябрь 2022, 11:32

340

0

Нәзарәт Татарстан солдатларына ярдәм күрсәтү өчен җыелган акчага хәрби киемнәр сатып алган
Нәзарәт өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан егетләренә ярдәм йөзеннән җыелган акчалар хисабына республика сугышчыларына хәрби кырларда кирәк булачак әйберләр сатып алды. Шул исәптә: 14 000 данә хәләл тушенка, 40 комплект хәрби обмундирование (шлемнар, бронежилетлар, бронеплитәләр, кан агуны туктатучы жгут-турникетлар), 14 комплект хәрби кием (кышкы аяк киемнәре, эчке термокием, балаклава, перчатка, оекбашлар, хәрби келәмнәр), медикаментлар һәм шәхси гигиена әйберләреннән торган 14 җыелма. Киемнәр хәрби шартларны, һава шартларын һәм солдатларның үтенечләрен истә тотып сатып алынган. Җыелмалар Татарстан солдатларына тапшырылачак.

Диния Нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды 7 млн 500 меңнән артык акча җыйган.

Республикадан махсус хәрби операция кырларына чакырылган солдатларга ярдәм итү өчен акча җыю дәвам итә.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров