Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда мохтаҗларга бушлай кайнар аш һәм җылы кием таратылган

Казанда мохтаҗларга бушлай кайнар аш һәм җылы кием таратылган

https://tnv.ru

05 Декабрь 2022, 16:59

242

0

Мондый чаралар һәр дүшәмбе һәм җомга көннәрендә оештырыла.

Казанда мохтаҗларга бушлай кайнар аш һәм  җылы кием таратылган
Бүген Татарстан Казанда Борһан Шаһиди скверында сукбайларга һәм мохтаҗларга кайнар ризык таратылды, бал, шулай ук кышкы кием өләшенде, дип Татарстан мөселманнарының Диния нәзарете матбугат хезмәте хәбәр итә.

Биредә итле аш һәм пылау, ипи, чәй һәм десерт белән сыйлаганнар. "Зәкят" хәйрия фонды хезмәткәрләре бер сәгать эчендә 50дән артык кешене ашатып өлгергән. Шул ук сандагы мохтаҗлар үзләре белән бал һәм кышкы кием алып киткән.

Бушлай хәйрия ашлары фонд тарафыннан Казанның Борһан Шаһиди урамындагы скверда дүшәмбе һәм җомга көннәрендә оештырыла. Хәйрия ашларына килүчеләр барысы да мохтаҗлар – сукбайлар, ятимнәр, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, авыр тормыш хәленә эләккән ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров