Онлайн трансляция

Свернуть

6 декабрьдә Татарстанда -26 градус салкын көтелә

6 декабрьдә Татарстанда -26 градус салкын көтелә

https://tnv.ru

05 Декабрь 2022, 15:46

198

0

Кайбер районнарда томан да төшәчәк.

6 декабрьдә Татарстанда -26 градус салкын көтелә
Сишәмбе, 6 декабрьдә, Татарстан җирлегендә явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән республиканың аерым районнарында томан көтелә.

Синоптиклар фаразлары буенча, төнлә Татарстанда һава температурасы -15..-20 градуска кадәр төшәчәк. Вакыты белән -21..-26 градуска кадәр дә җитәчәк. Көндез термометр баганалары -10..-15 градус билгесенә күтәреләчәк.

Казанда төнлә -17..-19 градуска кадәр суытачак, аязганда -23 градуска кадәр җитәчәк. Көндез шәһәрдә һаваның максималь температурасы -11...-13 градус көтелә. Юлларда бозлавык.

Фото: pxhere.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров