Онлайн трансляция

Свернуть

Яшел Үзән районында яңа агач мәчет ачылган

Яшел Үзән районында яңа агач мәчет ачылган

https://tnv.ru

21 Декабрь 2022, 10:30

97

0

Яшел Үзән районында яңа агач мәчет ачылган
Татарстанның Яшел Үзән районы Зур Өтәк авылында яңа мәчет ачылды, дип хәбәр итә "Яшел Үзән" газетасы.

Хәзер инде районда 48 иман йорты эшләп килә. Ачылышта Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, район имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Илнар Хантимеров, “Ак Барс” суднолар төзү корпорациясе” генераль директоры урынбасары Ленар Хуҗиәхмәтов, “Акведук” акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Асия Гобәйдуллина һәм башкалар булган.

Мәчет бер катлы итеп агачтан салынды. Ул үзенә берьюлы 40 кешене сыйдыра ала. Барлык уңайлыклары булган тәһарәт бүлмәсе булдырылган. Мәчет төзелеше 2020нче елның язында башланган. 

Фото: http://yashel-uzan.ru/

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров