Онлайн трансляция

Свернуть

ТР Президенты Төрекмәнстанда мәчеткә нигез салуда катнашты

ТР Президенты Төрекмәнстанда мәчеткә нигез салуда катнашты

https://tnv.ru

20 Январь 2023, 16:24

158

0

ТР Президенты Төрекмәнстанда мәчеткә нигез салуда катнашты
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәре кысаларында Аркадаг шәһәрендә төп мәчеткә нигез салу тантанасында катнашкан. Бу хакта Президент матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бер үк вакытта 5,5 мең кеше намаз укый ала торган мәчет Ахал виләятенең яңа административ үзәгендә төзеләчәк.

Татарстан Президенты төрекмәннәрнең һәм татарлар арасында дуслык булуын ассызыклады. «Безне тирән тарихи һәм рухи-мәдәни бәйләнешләр бәйли. Татар һәм төрекмән телләре, шулай ук безнең гореф-гадәтләребез дә бик охшаш. Без Төрекмәнстанның елдан-ел үзгәрүен күрәбез. Зирәк акыллы җитәкчелек булмаса, бу мөмкин булмас иде. Татарстан сезнең уңышларыгызга бик шат!»- дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.



Фото: president.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров