Онлайн трансляция

Свернуть

Яңа Чишмә районында төзекләндерүдән соң борынгы мәчет ачылды

Яңа Чишмә районында төзекләндерүдән соң борынгы мәчет ачылды

https://tnv.ru

27 Февраль 2023, 10:19

135

0

Бүгенге көндә Яңа Чишмә районында 12 мәчет эшли.

Яңа Чишмә районында төзекләндерүдән соң борынгы мәчет ачылды
24 февральдә, изге җомга көнендә Яңа Чишмә районы Зирекле авылында тантаналы рәвештә борынгы мәчет ачылган. Гыйбадәт йорты 1903-1905 елларда төзелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төзекләндерү барышында мәчетнең эчке өлеше элекке халәтенә кайткан, стена һәм түшәмнәр яңартылды, идән җылытылды. Киләсе елга мәчетнең тышын да төзекләндерү көтелә. Әлеге эшләр район башлыгы Вячеслав Козлов, иганәчеләр һәм авыл халкы ярдәме белән башкарылган.

Мәчет ачылу уңаеннан Яңа Чишмә районы мөселманнарының сөенечен бүлешергә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да килгән. Бүгенге көндә Яңа Чишмә районында 12 мәчет эшли.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров