Онлайн трансляция

Свернуть

Галиев мәчетендә Коръән хәтем кылына башланды

Галиев мәчетендә Коръән хәтем кылына башланды

https://tnv.ru

23 Март 2023, 14:58

196

0

Галиев мәчетендә Коръән хәтем кылына башланды
Бүген, 23 мартта, ягъни Рамазан-шәриф аеның 1 көнендә, Казанның Галиев мәчетендә Коръән хәтем кылына башлаган. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хафиз, Галиев мәчете мөэдзине Нурмөхәммәд хәзрәт Исламов көн саен өйлә намазыннан соң (сәгать 12.00-дән соң) бер җүзне, ягъни Коръәннең 1/30 өлешен укып чыгачак. Хәтем кылу Рамазан аеның соңгы көнендә төгәлләнәчәк. Коръәнне хәтем кылуга һәркем кушыла ала: Галиев мәчетеннән Нәзарәтнең “ДУМ РТ” телеграмм-каналында аның турыдан-туры трансляциясе алып барыла.

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд: “Коръәннән бер аять тыңлаучыга икеләтелгән савап язылачак, ә Коръән укучыга Кыямәт көнендә нур бүләк ителәчәк”, дип әйткән.

Фото: pxhere.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров