Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Республикакүләм ифтар кайчан һәм ничек узачак?

Казанда Республикакүләм ифтар кайчан һәм ничек узачак?

https://tnv.ru

06 Апрель 2023, 15:12

87

0

Казанда Республикакүләм  ифтар кайчан һәм ничек узачак?
Казанда XI Республикакүләм ифтар 15 апрельдә, Рамазан аеның 24 көнендә узачак. Аны “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында үткәрәләр.

Мәҗлестә 11 мең кеше катнашуы көтелә. Бүген Татарстан Мөселманнарының Диния Нәзарәте үзенең рәсми сайтында чараның үткәрелү датасын һәм программасын раслады.

Гадәттәгечә, катнашучылар өчен бай мәдәни-агарту программасы әзерләнә. Бу юлы үзенең “Дәрвиш” моноспектакле белән ТРның халык артисты Раил Садриев чыгыш ясаячак. Ифтарда катнашучылар өчен концерт залында татар-мөселман традицияләрен чагылдыручы 3D-графикадагы видео-программа тәкъдим ителәчәк. Шулай ук бу юлы авыз ачарга килүче кунаклар хәләл маркетта да катнаша алачак.

18:49 сәгатьә, кояш баю белән, Республикакүләм ифтарда катнашучылар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиннга ияреп җәмәгать белән ахшам намазын укыячак һәм ифтар кылу залына узачак. Менюга пылау, кипкән җиләк-җимешләр, камыр ризыклары, тәм-томнар, су, төрле җиләк-җимешләр кертелгән. Ифтар ризыклары уңайлы контейнерларда салыначак, аларга теләгән кеше, авыз ачу тәмамлангач, гаиләләренә күчтәнәчләр салып алып китә алачак.

Кунакларга уңайлы булсын өчен, XI Республикакүләм ифтар үткәреләчәк урынга барып кайту шәһәр яны поездлары белән махсус бушлай рейс ярдәмендә тормышка ышырылачак.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров