Онлайн трансляция

Свернуть

Алабуганың «Җәмигъ» мәчетенә килүчеләргә Корбан гаете уңаеннан 30 килограмм пылау өләшкәннәр

Алабуганың «Җәмигъ» мәчетенә килүчеләргә Корбан гаете уңаеннан 30 килограмм пылау өләшкәннәр

https://tnv.ru

29 Июнь 2023, 09:44

154

0

Алабуганың «Җәмигъ» мәчетендәге бәйрәм намазында катнашкан һәрбер кешене пылау белән сыйлаганнар. Барысына да җитсен өчен, 30 килограмм ризык әзерләп куелган иде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчеләренә билгеле булган.

Әлеге мәчеттә вәгазьне Рәнис хәзрәт Сәмигуллин укыган. Ул: «Ислам динен тотучы кешеләрнең ниятләре ихлас булырга тиеш»,- дип искәртте.

Пылауны исә мәчет алдында таратканнар. Аны «Жәмигъ» мәчетендә гыйбадәт кылучылар әзерләгән.

«Бу - безнең күркәм традициябез булып бетте инде. Быел Алабугада яшәүче кардәшләребезне дә сыйлысы килде», - дип уртаклашкан Әбдүҗәлил Хәмрәдҗанов.

Фото: Татар-информ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар