Онлайн трансляция

Свернуть

Быел Ураза кайчан тотачакбыз?

Быел Ураза кайчан тотачакбыз?

https://tnv.ru

06 Февраль 2024, 11:13

173

0

Быел Ураза кайчан тотачакбыз?
Рамазан уразасы 2024 елның 11 мартында тотыла башлый. Беренче тәравих намазы 2024 елның 10 мартында ястү намазыннан соң укыла. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп кылына.

Быел ураза 30 көн тотыла. Уразаның соңгы көне – 9 апрельдә.

Ураза бәйрәме быел 2024 елның 10 апреленә туры килә. Гает намазын уздыру тәртибе турында ТР мөселманнары Диния нәзарәте өстәмә рәвештә игълан итәчәк.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров