https://tnv.ru
21 Февраль 2025, 16:14
22
0

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Халыкара Туган тел көне уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты.
"Бүген Халыкара туган тел көне. Бу дата дөньяның барча халыкларына үз телләрен һәм рухи мирасын саклау мәсьәләләре хакында искә төшерә. Раббыбыз кешелекне күптөрле итеп яраткан: һәр милләтнең үз мәдәнияте һәм теле бар. Һәрберебезгә Ул үз халкының дәвамчысы булып туарга язган. Коръәндә болай диелә:
“Күкләрне һәм җирне яралтуы да, телләрегезнең һәм төсләрегезнең төрлелеге дә - Аның билгеләреннән. Һичшиксез, монда белгәннәр өчен билгеләр бар” ("әр-Рум" сүрәсе, 22 аять).
Бу аятьтән аңлашылганча, җир йөзендә күп телләрнең булуында Аллаһының Хикмәте һәм Кодрәте бар, һәм безнең изге бурычыбыз - туган телебезне Аның әманәте итеп саклау. Бер милләт вәкиле булып тууын кеше Раббыбызның ихтыяры итеп кабул итәргә тиеш һәм халкын үзенең Яралтучысына якынайту өчен тырышлыклар куярга тиеш.
Туган телебезне - татар телен онытмагыз, газиз милләттәшләрем! Аны саклау һәм баету өчен, Раббыбыз милләтебезгә Тукай кебек шәхесләрне бүләк иткән. Бу кыйммәтне югалтырга хакыбыз юк", - диелә мөрәҗәгатьтә.
Фото: dumrt.ru

Бүлешергә
Комментарии 0