https://tnv.ru
05 Март 2025, 12:09
23
0

Биектау районының Айбаш авылында урнашкан борынгы мәчетне төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Гасырдан артык тарихы булган әлеге уникаль объект күпне күргән - иман йорты да, авыл клубы булып та хезмәт итә.
2022нче елда исә көчле җил аның манарасына зур зыян сала. Шуннан соң Рөстәм Миңеханов тарафыннан тарихи мирасны торгызу карары кабул ителә. Айбаш авылындагы иман йорты инде быел үзенең ишекләрен кабат ачачак. Биредәге төзекләндерү эшен Эльмира Имамиева күреп кайтты.

Бүлешергә
Комментарии 0