https://tnv.ru
20 Май 2026, 17:25
48
0

Корбан бәйрәме 2026 елның 27 маена туры килә. Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голамәләр шураларының бердәм карары белән, корбан чалу өчен нисаб күләме, бөтен әҗәтләр һәм асыл хаҗәтләрдән тыш, 100 000 сум күләмендә билгеләнде. Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң.
Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 100 000 сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала.
Быел Гарәфә көне – 26 майга, Корбан гаетенең беренче көне 27 майга туры килә (Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көне). Корбан гаете көнне Татарстан мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк. Татарстанның барлык мәчетләрендә дә, Корбан гаете намазын, кояш чыгып, 30 минут узгач укырга тәкъдим ителә.
Казан шәһәре мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:
02:15 - 03:15 – иртәнге намаз, Коръән укылу;
03:15 - 03:45 – гает вәгазе укылу;
03:45 – гает намазын уку;
03:55 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0