Онлайн трансляция

Свернуть

Игътибар! Намаз вакытлары үзгәрә

Игътибар! Намаз вакытлары үзгәрә

https://tnv.ru

31 Июль 2026, 16:23

0

0

Игътибар! Намаз вакытлары үзгәрә
Татарстан районнарында август ае башыннан башлап ястү һәм аннан иртәнге намазлар агымдагы елның маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә. 

Искәртеп узыйк: май ае башыннан алып (Казан өчен 5нче майдан башлап) август башына кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләре сәбәпле, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла – төн дәвамында офыкта аклык югалмый һәм шул сәбәпле ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазның вакытын күз белән күреп (визуаль рәвештә) билгеләп булмый.

Моны истә тотып һәм ислам галимнәре фикерләренә таянып, намаз вакытларын сәгать ярдәмендә билгеләү турында карар кабул ителгән иде, ястү намазы – кояш баеп, сәгать ярым узганнан соң, ә “Сәхәр” вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга ике сәгать кала исәпләнә.

Намаз вакытларындагы үзгәрешләр иң беренче булып Татарстанның көньяк районнарында күзәтелә. Казан шәһәрендә намаз вакытында үзгәреш 8нче августка туры килә: бу көнне ястү сәг. 22:06-да укыла. 9нчы августта исә иртәнге намаз вакыты сәг. 00:19-да керә.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар