Онлайн трансляция

Свернуть

Болгар Ислам академиясендә Саддама Хөсәйн киңәшчесе белем бирә

Болгар Ислам академиясендә Саддама Хөсәйн киңәшчесе белем бирә

https://tnv.ru

17 Февраль 2020, 16:50

225

0

Профессор Әл-Саади үзе дә Пәйгамбәр нәселеннән.

Болгар Ислам академиясендә Саддама Хөсәйн киңәшчесе белем бирә
Ислам дине, гарәп теле морфологиясе һәм грамматикасы. Бу фәннәрнең барысы да Болгар ислам академиясенең мәҗбүри исемлегендә. Аларны Татарстан дин белгечләре дә, чит ил профессорлары да укыта. Андыйлары - бишәү. Алар арасында Шәех Абдулраззак Әл-Саади да бар. Элеккеге Гыйрак җитәкчесе Саддама Хөсәйн киңәшчесе, бүген Иорданиядә һәм Россиядә укыта. Нәрсә эзләп килә ул монда, ни өчен Ватаны белән саубуллаша? Сорауларга җавапны Алия Хәйретдинова эзләде.

Профессор Әл-Саади үзе дә Пәйгамбәр нәселеннән. Шәҗәрәсе Мөхәммәднең оныгы - Хәсәнгә тоташа. Тумышы белән Гыйрактан ул. Бу илдә Әл-Саадиларны галимнәр нәселе буларак беләләр. Алты бертуган - барысы да профессорлар. Әмма 2003нче елда ук, Америка гаскәрләре сугыш башлап, Саддам Хөсәйнне хакимлегеннән алып ташларга 20 көн кала, профессор Ватаныннан китә. Йәмән, Малайзия, Иордания, соңрак - Россиягә килә. Кая гына барса да, аны ислам һәм гарәп фәннәре белгече буларак каршы алалар.

Тулырак "Адымнар" сюжетында: 


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров