Онлайн трансляция

Свернуть

Коронавирус таралуга бәйле рәвештә, Нәзарәт үз тәкъдимнәрен җиткерә

Коронавирус таралуга бәйле рәвештә, Нәзарәт үз тәкъдимнәрен җиткерә

https://tnv.ru

13 Март 2020, 14:31

288

0

Дини чаралар, шулай ук Корбан һәм Ураза гаете вакытын кыскарту тәкъдим ителә.

Коронавирус таралуга бәйле рәвештә, Нәзарәт үз тәкъдимнәрен җиткерә
Мәчетләргә йөрүчеләр арасында коронавирус йоктырмасын өчен, Татарстан имамнарына догалар вакытын кыскартырга тәкъдим иттеләр. Бу хакта ТР Диния нәзарәтендә бастырылган тәкъдимнәрендә әйтелә.

Шулай ук, мөфти җомга намазын, азан белән камәт арасындагы вакытны һәм мөселманнарга йөрергә тиешле башка чараларны кыскартырга тәкъдим итә. Алар арасында Ураза һәм Корбан гаете дә бар. Моннан тыш, имамнар инфекция таралганда җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләргә тиеш.

Барлык дин тотучыларга, бигрәк тә вирус белән зарарлану очраклары теркәлгән илләргә кагыла икән, чит ил сәяхәтләреннән тыелырга киңәш ителде.

фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров