Онлайн трансляция

Свернуть

Бердәм дәүләт имтиханыннан кирәкле күләмдә балл җыя алмаган укучылар саны арткан

Бердәм дәүләт имтиханыннан кирәкле күләмдә балл җыя алмаган укучылар саны арткан

https://tnv.ru

07 Август 2020, 15:50

249

0

Бу хакта мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов БДИ нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында белдерде. Шул ук вакытта, кайбер фәннәр буенча уртача күрсәткечләрне шактый арттыра алганнар.

Бердәм дәүләт имтиханыннан кирәкле күләмдә балл җыя алмаган укучылар саны арткан
Сөенечле хәбәр - 100 балл җыючылар узган елгыдан күбрәк. Дистанцион белем бирү БДИга нинди йогынты ясаган? Гөлназ Сәйфетдинова сөйләр.

Июньдә биреп бетереп ял итәрбез дигән идек, планнар бозылды, бер айда онытыла да башлады, - диләр укучылар.

Әмма, нәтиҗәсе барыбер югары. Олимпиадаларда җиңеп шомарып беткән, күрәсең. Кукмараның Ядегәр авылыннан Инсаф Фәйзрахманов ЕГЭда 4 фәннән 393 балл җыйган. Информатика, рус теленнән 100 әр. Авылның горурлыгы ул хәзер.

Менә Бөгелмәдән Евгения Орешкина. Рус теле, химиядән 200 балл җыйган. Алар мәктәп, район горурлыгы! Быел, гомумән 100 балл җыючылар саны арткан. Рус теле, рус әдәбияты, информатикадан. Әмма, инде 5 ел дәвамында чит телләрдән 100 балл җыючылар юк. Уртача күрсәткечне алсак - Россия күләмендә алар югары кала. Ә менә республика буенча кайбер фәннәрдән үсеш бар, икенчеләреннән нәтиҗә начаррак.

Рафис БОРҺАНОВ Татарстан мәгариф һәм фән министры:
- Рус теле, әдәбият югары, ә менә математика, химия укытучысы янда булу кирәк. Дистанционно кына калсын дигәнгә җавап инде бу.

Телефон кулланганга 2, шпаргалкадан күчергәнгә 5 укучы имтиханнан чыгарып җибәрелә. Аларның нәтиҗәләре саналмый. Киләсе елга кабат имтихан тапшырасылары була. Тиешле иң түбән баллны җыя алмаганнарны да - шул ук язмыш көтә. Андыйлар да арткан. Узган ел математикадан 179 кеше тиешле балл җыя алмаса, быел инде 328.

Гөлназ СӘЙФЕТДИНОВА :
- Имтихан нәтиҗәләреннән кәнәгать булмаучылар да арта.

Яңа уку елы нинди булыр соң? Министр дистанцион укуга кагылышлы әти-әниләр телендә йөргән имеш-мимешләрне кире какты. Әлегә төгәл карар юк.

Рафис БОРҺАНОВ:
- Без 1 сентябрьдән тулы форматта укырга әзерләнәбез . Әгәр дә инде башкача була дисәләр - аңа дә әзер.

Мәктәпләр балаларны кабул итәргә, башлангыч сыйныф укучыларын бушлай тукландырырга әзерләнә. Шулай да карарны Роспотребнадзор кабул итәчәк.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров