Онлайн трансляция

Свернуть

Хатын-кызлар өчен беренче машина кую урыны күп шау-шу уятты

Хатын-кызлар өчен беренче машина кую урыны күп шау-шу уятты

https://tnv.ru

05 Август 2020, 17:32

225

0

Татарстанда хатын-кызлар өчен барлыкка килгән беренче машина кую урыны бүген куп шау-шу уятты. Социаль челтәрләрдә таралган бу мәгълүмат халыкны 2гә булде.

Хатын-кызлар өчен беренче машина кую урыны күп шау-шу уятты
Берәүләр моны дискриминация дип атый. Әйтик, хатын-кызларны мыскыл итү, янәсе гадәти урынга куя белмиләр. Ә ирләр нишләп безгә дә андый урын каралмаган дип белдерде. Икенче берәүләр мондый урыннар барлыкка килүне бик уңайлы дип бәяли. Ә менә юл инспекторлары бу мәсәләгә закон күзлегеннән караган.

Электән үк хатын кызларга урын бирергә кирәк дигән гыйбарә, бүгеннән машина кую урыннарында да сизелә башлады. Асфальттагы мондый билгене беренче мәртәбә күрүчеләр ни уйлый?

Гөлшат СИДОРОВА, Елена СТРЕЖНЁВА:
- Монда бит буш урыннар бар, шулар арасыннан сайларга була. Иркенрәк җиргә куйсыннар. Ләкин машина кую урыннарын ир-атларныкыны һәм хатын-кызларныкына бүлергә кирәкми дип уйлыйм.

Яңача парковка урыны шактый бәхәсле булып чыкты. Хатын-кызларның берләре машинада бала бн йөргәндә киңрәк урын кирәк дисә, икенчеләре, безне кимсету бит бу дип саный. Чөнки урын булдырып, аны алсу төскә буяу баштан ук хатын-кызның начаррак йөртүен ассызыклый, дигән фикер дә яңгырый.

Машинада йөрүче гүзәл затларның бер өлеше моны хупласа да, ЮХИДИ хезмәткәрләре мондый парковканың юлда йөрү кагыйдәләрнеә тәңгәл килмәвен җиткерде.

Ленар ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ, Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча өлкән инспектор:
- Законга туры килми . Шуңа күрә кибет җитәкчелегенә 3 көн эчендә билгеләрне алырга дип хат җибәрдек

Хатын-кызларга өстенлек бирүче беренче билге 2017 нче елда Мәскәү өлкәсенең Домодедово аэропортында булдырыла. Баксаң, Германия, Австрия, Кытай хатын кызлары да парковкада шундый бәхеткә ия икән

Равил ӘХМӘТОВ, Казанның сәүдә йорты директоры:
- Без иң беренче чиратта сатып алучыларга уңайлы булсын дип эшләдек. аның өстенлеге размерында, ул зуррак

Хатын-кызга машина кую өчен махсус урын бирергә кирәкме? Бу сорау белән без һәр көн саен хатын-кыз һәм ир-атларны машина йөртергә өйрәтүче белгечкә мөрәҗәгать иттек.

Николай МАНЖИЛЬЕВСКИЙ, Казандагы автомәктәп укытучысы:
- Соңгы араларда имтиханда егетләр дә, кызларга карганда начаррак нәтиҗә күрсәтәләр. Бу һәр кешенең теләгеннән, омтылышыннан тора

Татарстанда бердәнбер парковка шулай барлыкка килмәс борын ук ябылыр алдында. ЮХИДИда әйтүләренчә, аны законлаштыру өчен район хакимиятенә мәрәҗәгать итәргә кирәк. Анда махсус комиссия җыеп хәл ителергә тиеш. Ә куяргамы, юкмы - мәсәлә туташ-ханымнар карамагында!


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров