Онлайн трансляция

Свернуть

Бердәм Дәүләт Имтиханнары нәтиҗәләре буенча иң югары балл җыючылар Президент премиясен алачак

Бердәм Дәүләт Имтиханнары нәтиҗәләре буенча иң югары балл җыючылар Президент премиясен алачак

https://tnv.ru

20 Август 2020, 10:05

100

0

Иң-иңнәргә акчалата бүләк. Бердәм Дәүләт Имтиханнары нәтиҗәләре буенча иң югары балл җыйган укучылар Президент премиясен алачак.

Бердәм Дәүләт Имтиханнары нәтиҗәләре буенча иң югары балл җыючылар Президент премиясен алачак
Зур тырышлык күрсәтеп, 100 балл җыючылар исемлегенә Түбән Камадан 8 укучы кергән. Фәйрүзә Мәҗитова алардан киләчәктә кем булачаклары белән кызыксынды.

35нче лицейны тәмамлаучы Дмитрий Никифиров премия алырга гариза яза. Бердәм Дәүләт имтиханнары биреп 100 балл җыючылар президент программасы нигезендә акчалата бүләк ала. Дмитрий рус теленнән иң югары билге ала.

Дмитрий НИКИФОРОВ, Рус теленнән 100 балл җыючы:
- Имтиханнарга әзерләнүдә әллә ни кыенлык булмады. Төп әзерлегем рус теле дәресләрендә булды. Укытучыма зур рәхмәт белдерәсем килә, минем уңышым аның тырышлыгы нәтиҗәсе. Ул миңа төрле күнегүләр бирде, үзизоляция вакытында да инша язарга туры килде.

Лицейның тагын бер горурлыгы Максим Пыстогов. Ул химияне су кебек эчә, бу фәннән иң югары балл җыйган. Бу аңа илнең дәрәҗәле ВУЗларына керү мөмкинлеге биргән.

Максим ПЫСТОГОВ, Химиядән 100 бал җыючы:
- Медицина юнәлеше буенча барасыңмы дип сорыйлар, анда укуның авырлыгын аңлыйм. Мин фәнни карьера белән технология юнәлеше арасында кайсын сайларга дип озак баш ваттым, технологияне сайладым.

Чулпан ХУҖАНБӘРДИЕВА, 35нче лицей директоры:
- Күп балалар 80нән күбрәкне җыйды, бу безнең чыгарылыш укучыларының 60 проценты. Пандемиядә дистанцион укуга карамастан балалар яхшы нәтиҗә күрсәтте.

Кирилл Самойлов - 6 нчы мәктәпнең йөзе. Имтиханны географиядән сайлый, тырышып әзерләнә. Хәзер төньяк башкалага укырга керергә җыена.

Кирилл САМОЙЛОВ, Географиядән 100 балл җыючы:
- Мин Санкт Петербург Дәүләт университетына укырга керергә җыенам. Экология һәм табигатьтән файдалану яисә география факультетына документларымны тапшырачкмын. География фән буларак мине җәлеп итте, мин аны тагын да тирәнтен өйрәнәсем килә.

Дистанцион укуга карамастан быел республикада дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре узган елгыдан ким түгел. Түбән Кама районында тагын да яхшырган.


Комментарии 0

Аватар