Онлайн трансляция

Свернуть

«Адымнар»ның сәгате сукты

«Адымнар»ның сәгате сукты

https://tnv.ru

02 Сентябрь 2020, 13:32

332

0

Бу көннең йөзләгән вакыйгасы арасында - ел вакыйгасына тиңләрдәе дә бар! Татарстан мәгарифендә яңа чор башлана. Бүген Казанда - күптелдә белем бирүче -  "Адымнар" комплексы ачылды.

«Адымнар»ның сәгате сукты
Рус, татар, инглиз телләрен тирәнтен өйрәтүче яңа мәктәпләр төзү Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкдиме. Аны Татарстан президенты хуплап кабул итә. "Әти-әнинең балага иң зур бүләге - туган телгә өйрәтү" дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. Адымнарга беренче адымнарын ясаучылар белән Фәйрүзә Мәҗитова аралашты.

Тарихи мизгелләр. Бу ачкыч Татарстанда яңача белем бирүгә юл ача. Моңарчы проектта гына булган "Адымнар" - күптелдә белем бирүче комплекс бүген 1224 баланы кабул итте. Тантаналы линейкага проектның авторы Минтимер Шәймиев килде.

Минтимер ШӘЙМИЕВ, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе:
- Белемгә һәм бердәмлеккә юл, бу игътибарга лаеклы лозунг, девиз. Чөнки безгә белем алырга кирәк, төрле телләрдә. безнең балаларыбыз конкурентоспособный булырга тиешләр. Беренче адымнарны ясыйбыз.

Телләр өйрәнүгә беренче адымнарын ясаучыларны Илсур Метшин 3 телдә тәбрикләде. Универсиада алдыннан үзенең инглиз телен өйрәнү тарихын искә ала.

Илсур МЕТШИН, Казан шәһәре мэры:
- Ул чакта өйрәнүгә караганда он тутырган машинаны бушату җиңелрәк кебек иде. Хәзер, 10 ел узгач без чит ил партнерлары белән тылмачсыз аралашырга өйрәндек.

Макаровлар да кызларының рус, татар, инглиз телләрен яхшы белүен тели. Шуңа да монда укырга килгәннәр.

Сергей МАКАРОВ:
- Без гаиләдә татарча сөйләшәбез, шуңа монда килдек, өйрәнсен дип.

Альбина МАКАРОВА:
- Бу полилингваль комплекс безнең өчен бик мөһим. Монда укырга без бик шат.

Ларионовлар өйдә татарча сөйләшми. Кызларына өйрәтмәкчеләр.

Венера ЛАРИОНОВА:
- Туган телне татар телен өйрәнсеннәр өчен, мәдәниятне белсеннәр өчен.

Бу мәктәп укучылары арасында төрле милләт вәкилләре бар. Кабул иткәндә тел белү дәрәҗәсен исәпкә алганнар.

Бу зур комплекс балаларга төрле яклап үсәргә мөмкинлек бирә. Спорт белән шөгыльләнер өчен 3 бассейн, 5 күпфункцияле спортзалы бар. Мәдәнияткә дә аерым игътибар: 3 актлар залы. Республика районнарыннан килеп укучыларга интернат эшли. Балтач укучылары белән Минтимер Шәймиев аралашты.

Бондаренко урамындагы бу мәктәп Казандагы күптелдә укытучы комплексның бер бинасы гына. Икенчесе Бичурин урамында эшли башлады. Анысы 165нче мәктәп базасында оеша.

Айдар ШӘМСЕТДИНОВ, «Адымнар» - күптелдә белем бирү мәктәбе директоры:
- Төп аермасы бала дәүләт телләрен өйрәнү генә түгел, ә шушы телләрдә гомуми белемне бирү.

Бондаренко урамында урнашкан әлеге комплекс татарстанда күп телдә белем бирүгә беренче адым. Тагын 3 елдан алар 6 ау булырга тиеш. Анда Яр Чаллы, Алабуга, Түбән кама казан балалары укырга тиеш.

 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров