Онлайн трансляция

Свернуть

"Мәктәбебезне ябалар!"

"Мәктәбебезне ябалар!"

https://tnv.ru

01 Апрель 2021, 16:56

369

0

Арча районы Урта Пошалым халкы кайгыга калган. "Мәктәбебезне ябалар", - дип борчылалар. Ярдәм сорап безнең редакциягә мөрәҗәгать иттеләр. Урта Пошалымда һәр укучыга бер  укытучы туры килә диярлек. 17 балага 12 мөгаллим белем бирә. Дәресләр исә мең квадрат метрлы бинада уза. "Бала саны тулмый дип мәктәпне бетерү дөрес эш түгел", ди авыл халкы. Район җитәкчелеге белән узган очрашуда уртак фикергә килә алдылармы?

 "Мәктәбебезне ябалар!"
Мәктәпнең спорт залында буш урыннар юк диярлек. Бирегә уку йортының киләчәге турында борчылган кешеләр җыелган. Татар теле, туган телләр елында татар мәктәбен бетерәбезме? - Мәктәп бетерү турында сүз бармый...

Урта Пошалым авылы кешеләренең күңеле тыныч түгел. "Мәктәпне яба күрмәгез" - дип үтенәләр. Район хакимияте вәкилләре әлегә бу турында карар юк, дип ышандыра. "Бары тик халык фикерен белергә килдек" - диләр.

Урта Пошалымның гомуми белем бирү мәктәбе 2003нче елда төзелгән. 84 укучыга исәпләнгән була, мәйданы мең квадрат метрга якын. Моннан сигез ел элек, ике бүлмәсендә балалар бакчасы урнашкач, мәктәптә 60 укучыга урын кала. Хәзер исә биредә нибары 17 бала укый. Беренчедән алып тугынчы сыйныфка кадәргеләр. Район мәгариф идарәсе вәкиле: " Авыл мәктәпләрендә бер сыйныфта 15 бала булырга тиеш" - ди.

Рамил МӨХӘММӘДИЯРОВ, Арча районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе:
- Моның кадәр зур бинаны, халык та әйтте, без йозак ябып куйсак, ул тарала. Бу - дөрес. Өй хуҗасыз тарала. Шуңы монда балалар бакчасы бар, ул калачак инде. Һәм башлангыч мәктәп булып калуы мөмкин. Әле монңы турныд әйтү иртәрәк. Учредитель испоком. Карарны исполком кабул итәчәк.

Әмма бу җавап халыкны тынычландырмады. Яраткан мәктәпләрен һәм укытучыларын алыштырырга туры килү уе укучыларны инде бүгеннән борчуга салды, бигрәк тә өлкән сыйныфларны, ди ата-аналар. Якындагы мәктәптә белем бирүнең рус телендә булуы да күңел әрнүләрен арттыра.

Киләсе уку елында бу мәктәптә 11 укучы һәм 12 укытучы калачак. Шәхси белем бирелә дип, күз яше аша шаяртып та куялар. Әмма балалар саны күбрәк тә була алыр иде. Урта Пошалымнан җиде бала Лесхоз мәктәбендә укымаса.

Әмма халык бу тәкъдимне дә кабул итми. Шул рәвешле, укучылар санын арттыру эшен район хамияте вәкилләре Урта Пошалым кешеләренә тапшыра. Күршеләрен, туганнарын - балаларын күчерергә күндереп, яңа уку елына укучылар санын тиешле күләмгә җиткерергә кирәк аларга. Урта Пошалым мәктәбе 60 кешегә исәпләнгән. Безнең мәгълүматлар буенча, балалар саны нормативларга туры килмәсә, район бары тик башлангыч мәктәп кенә калдыруны кулай күрә. Мондый кыскартулар финанслар белән бәйле.

Алсу МӨХӘММӘТОВА, Арча районы башлыгы урынбасары:
- Мәктәпнең мәйданы зур, укытучыларны эш сәгатьләре белән тәэмин итә алмыйбыз, димәк, без аларны кыскартырга тиеш, бу мәктәпне дә карап тота алмыйбыз. Мәктәпнең эш тәртибе үзгәрәме-юкмы, моны Башкарма комитет хәл итәчәк. Ата-аналар каршы булса да.

Ике атнадан мондый очрашу кабаттан узачак. Бу вакытта балалары башка җиргә йөреп укучы ата-аналардан ул һәм кызларын Урта Пошалым мәктәбенә күчерү турында 40 гариза булырга тиеш. Әлбәтә, җыеп өлгерә алсалар.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров