Онлайн трансляция

Свернуть

Яшел Үзәндәге фаҗига

Яшел Үзәндәге фаҗига

https://tnv.ru

31 Март 2021, 17:07

260

0

Яшел Үзәндәге шартлау буенча бүген Тикшерү комитеты тагын ике җинаять эше кузгатты һәм бу фаҗиганың сәбәпләрен ачыкларга мөмкинлек бирүче берничә фактны атады. «Татинвестгражданпроект" оешмасы белгечләре йортның алга таба яшәрге яраклылымы, юкмы икәне турында нәтиҗә чыгарырга тиеш.

Яшел Үзәндәге фаҗига
9 катлы бер подъездлы торакның тәрәзәләре коелып төшкән, ишегендә йозак, йорт тирәсе әйләндереп алынган, эчтә коткаручылар эшли, беркемне кертмиләр, ә төнлә кайсы кая таралышырга мәҗбүр булган фатир хуҗалары ишек төбенә җыелышып төнге вакыйгаларны искә ала.

Татьяна ПИСЬМЕНЧУК - Ленин урамы 39А йортта яшәүче:  
- Шартлау тавышы ишетелде, тәрәзәдән карасам анда пыялалар коелып төшкән, 10 минуттан МЧС тан шалтыраттылар, тиз арада өйдән чыгарга куштылар.  

Любовь САЛКАНОВА - күрше йортта яшәүче:
- Мин йоклый идем инде, шартлау яңгырады, мин түбәдән кар төште дип торам.

Лидия СМИРНОВА - күрше йортта яшәүче :
- Нәрсә булды дип торам, балкон ишеге үзеннән үзе ачылып китте.

Төнге тавыш: газ шартлаудан килеп чыга. Аның ни кадәр көчле булуын аңлау өчен шушы балконнарга күз салу да җитә. 7 нче каттагысы бөтенләй җимерелгән, сигезенче каттагысы эленеп кенә тора. Йорт тирәсендәге пыяла кисәкләре берничә дистә метрга чәчелгән. Белгечләр йортны торгызып булу булмавы турында нәтиҗә чыгармыйча, монда яшәүчеләрне фатирларына кертмәячәкләр.

Михаил АФАНАСЬЕВ Яшел Үзән районы башлыгы ((  татарча сөйли Ярдәм була, гостиниөа саноторийларда бер кеше дә үзе генә калмый.    

Йорт яшәрлек дип табылган очракта, зыян күргән фатирларга ремонт ясарга вәгъдә итәләр. Коткаручылар буген йорттагы харәбәләрне аралады, авыр корылмаларны  сүтү өчен кран китерделәр. Тикшерүчеләр бу фаҗиганең бер сәбәбе дип газ шартлауны атый. Вафат булган 87 яшьлек бабай 7нче каттагы фатирда яшәгән. Куршеләре эйтуенчә,аның ярты ел элек хатыны улгән була. Соңгы вакытта ул үзенә урын таба алмый. Моны буген тикшеручеләр дәлилләде.  

Андрей ЩЕПТИЦКИЙ   Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе:
- Кичә олы яшьтәге ир-атны туганнары яшел үзәннең психоневрология диспансерына алып киләләр. Ул үзен сәер тота, холыксызлана, дип зарланалар. Тик табиблар аны диспансерга салудан баш тарталар.

Тикшерүчеләр 3 маддә буенча җинаять эше ачты. Саксызлык сәбәпле үлемгә китерү, сәламәтлеккә зур зыян салу һәм ваемсызлык. Соңгысы буенча табибларның эш-гамәленә бәя биреләчәк.

Авариядән соң сәламәтлекләренә зыян килгән 6 кешене яшел үзән хастаханәсенә китерәләр. Аларның 5 се травматология бүлегендә ята. Табиблар хәлләрен уртача авырлыкта дип бәяли. Ә 70 яшҗлек хатын кызның гомерен саклап кала алмыйлар. Ул бүген иртән үлә.

Елена ТВЕРСКОВА - Яшел Үзән районы хастаханәсе баш табибы урынбасары :
-1951нче елда туган хатын кызның тән җәрәхәтләре шулкадәр тирән иде, аның гомерен саклап кала алмадык. Калган авыруларны табиблар күзәтә, барысының да  хәлләре уртача авырлыкта.

Төнлә өйләрен ташлап чыгып китәргә мәҗбүр булган фатир хуҗалары кайсы кая таралышкан.

Шартлаудан зыян күргән фатир хуҗалары менә шушы дачный комплексында яши. Ул Волга Шифаханәсе территориясендә урнашкан. !!! Шартлар тудырылган диләр.  4 тапкыр ашаталар, һәм күпме кирәксә шуның кадәр монда яшәп тора алар.

Көндез аларга коткаручылар белән  фатирларга керергә рөхсәт иттеләр.  

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров