Онлайн трансляция

Свернуть

Түбән Камада биш көнлек уку атнасына күчү турында фикер алыштылар

Түбән Камада биш көнлек уку атнасына күчү турында фикер алыштылар

https://tnv.ru

10 Июнь 2021, 09:31

396

0

Уртак нәтиҗә сентябрьгә кадәр ясалачак.

Түбән Камада биш көнлек уку атнасына күчү турында фикер алыштылар
Түбән Камада биш көнлек уку атнасына күчүнең кирәк яки кирәк булмавы турындагы карар ата-аналар, балалар, укытучылар фикерен өйрәнеп, яңа уку елына кадәр кабул ителергә тиеш. Кичә «Норма 36» мәктәбендә Түбән Кама мэры Айдар Метшин белән очрашуда шундый нәтиҗәгә киленде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәр итә.

«Биш көнлек уку атнасына күчү турындагы мәсьәлә ата-аналар һәм педагоглар тарафыннан берничә тапкыр күтәрелде. Бүген без бу хакта фикер алышу өчен җыелдык. Бу - җитди мәсьәлә, без аны хәл итүдә балалар һәм педагоглар мәнфәгатеннән чыгып эш йөртергә тиеш», - диде Айдар Метшин.

Башлангыч сыйныф укытучылары яңалыкны хуплыйлар. Аларның сүзләренә караганда, өлгереш белән проблема булырга тиеш түгел: «Кайбер дәресләрне киметергә мөмкин. Мәсәлән, әдәбиятны өйдә өстәмә рәвештә укырга була, физик культура белән озайтылган көн төркемендә шөгыльләнергә мөмкин».

«Без бу мәсьәләне барлык яктан да өйрәнергә тиеш. Безгә һәркемнең фикерен исәпкә алу мөһим. Нәтиҗәле булганда, барлык мәктәпләрне «биш көнлек»кә күчерергә мөмкин. Һәр мәктәпкә биш көнлек эш атнасына күчү турында фикер алышырга һәм сентябрьгә кадәр ахыргы карарны кабул итәргә тәкъдим итәм», – дип нәтиҗә ясаган Айдар Метшин.

Фото: https://e-nkama.ru/

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров