https://tnv.ru
02 Август 2021, 11:47
313
0
Татарстанда 484 меңнән артык бала Россия Президенты Владимир Путин инициативасы буенча бер тапкыр бирелә торган пособиене алган инде. Республикада 10 мең сум күләмендәге пособиегә барлыгы 563 мең кеше дәгъва кыла. Бу хакта РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге хәбәр итә дип җиткерә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Пособиене бүген түли башладылар. Аңа Россиянең барлык мәктәп укучылары: 2021 елның 1 сентябренә кадәр алты яше тулган балалар, 2 июльгә кадәр 18 яше тулмаган үсмерләр, шулай ук мәктәп программасы буенча укуын дәвам итүче мөмкинлекләре чикләнгән 18-23 яшьлек егет-кызлар өметләнә ала.
Гаризалар октябрь аена кадәр кабул ителәчәк.
Фото: pinterest.ru

Бүлешергә
Комментарии 0