Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанның атказанган укытучысы Зәки Нуртдинов вафат

Татарстанның атказанган укытучысы Зәки Нуртдинов вафат

https://tnv.ru

10 Январь 2022, 14:43

Түбән Камада 89нчы яшендә, озак авырудан соң, Татарстанның атказанган укытучысы Зәки Нуртдинов вафат булган. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Зәки Нуртдинов гомерен педагогикага багышлый. 1974-1986 елларда ул Түбән Камада 11 номерлы мәктәп директоры булып эшли. Моннан тыш, Нуртдинов Мәскәү гуманитар-икътисад институтының икътисад, идарә һәм хокук институтының филиалында укыта.

Шулай ук Зәки Нуртдинов шәһәр халык мәгарифе музеен җитәкли. Ул Түбән Кама шәһәр профсоюз оешмасы рәисе була.

Фото: e-nkama.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар