Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 1400дән артык сыйныфны карантинга җибәргәннәр

Татарстанда 1400дән артык сыйныфны карантинга җибәргәннәр

https://tnv.ru

28 Январь 2022, 12:47

15265

0

Татарстанда 1400дән артык сыйныфны карантинга җибәргәннәр
Татарстан мәктәпләрендә коронавирус инфекциясе белән авыру очраклары ачыклана, гомумән алганда, хәзер 1,4 мең сыйныф укудан читләштерелгән. ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина сүзләренә караганда, мәктәп укучыларын дистанцион укытуга күчерүкаралмаган.

Якындагы шимбәдә, 29 нчы гыйнвар көнне, Татарстанның барлык мәктәпләрендә саф һавада чаралар узачак. Дәресләр форматын һәр уку йорты үзе сайлаячак. ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары сүзләренә караганда, бу спорт ярышлары, мәдәни-танып белү һәм гаилә чаралары булырга мөмкин. Балалар урамда булганда, мәктәпләрдә генераль җыештыру, зарарсызландыру һәм җилләтү үткәреләчәк. «Ял көннәрендә без, дүшәмбе көнне балалар чиста мәктәпләргә килсен өчен, барлык кирәкле профилактик чараларны тулысынча уздырачакбыз. Болар барысы да коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калырга ярдәм итәчәк», – дип билгеләп үткән Алсу Асадуллина.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров