Онлайн трансляция

Свернуть

Казан мәктәп укучылары иминлегенә 1,1 млрд. сум тотылачак

Казан мәктәп укучылары иминлегенә 1,1 млрд. сум тотылачак

https://tnv.ru

21 Март 2022, 10:43

3833

0

Казан мәктәп укучылары иминлегенә 1,1 млрд. сум тотылачак
Татарстан башкаласында мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында җәмәгать һәм террорчылык куркынычсызлыгына каршы көрәш чараларына республика бюджетыннан 1,1 млрд. сум акча тотарга ниятлиләр. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

22 мәктәп җирлегендә КПП урнаштыру планлаштырыла. 186 мәктәптә, 177 балалар бакчасында һәм 13 өстәмә белем бирү учреждениесе җирлегендә коймалар урнаштырырга һәм төзекләндерергә ниятлиләр.

Моннан тыш, 53 мәктәп, 140 балалар бакчасы һәм 22 өстәмә белем бирү учреждениесенең беренче катларында видеокүзәтү системасы, сак сигнализациясе һәм "тревога" төймәсе белән саклау өчен бүлмәләр булдыруны планлаштыралар.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров