Онлайн трансляция

Свернуть

Әти-әниләр алтынчы тапкыр бердәм дәүләт имтиханын тапшыра

Әти-әниләр алтынчы тапкыр бердәм дәүләт имтиханын тапшыра

https://tnv.ru

24 Март 2022, 15:36

1842

0

Татарстан Бөтенроссия күләмендә үтүче акциягә кушылды.

Әти-әниләр алтынчы тапкыр бердәм дәүләт имтиханын тапшыра
Әти-әниләр бердәм дәүләт имтиханын тапшыра. Татарстан Бөтенроссия күләмендә үтүче акциягә кушылды. Ул алтынчы тапкыр оештырыла. Төп максат- укучыларның әти-әниләрен БДИ тапшыру кагыйдәләре һәм биремнәре белән таныштыру. Шул ук вакытта чыгарылыш сыйныф укучыларына психологик яктан ярдәм итү өчен эшләнә.

Кичә математикадан 21 биремне 1 сәгать дәвамында әти-әниләр, депутатлар, спортчылар, хәтта министр үзе чиште.

Бердәм дәүләт имтиханын ата-аналар Татарстандагы 48 мәйданчыгкта 15 нче апрельгә кадәр тапшыра ала. Анда катнашу өчен үзең яшәгән районның мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә генә кирәк. Бер ай эчендә акциягә 1200ләп кеше кушылыр дип көтелә.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров