https://tnv.ru
24 Март 2022, 14:18
1653
0
Казанның Күмәч-кондитер комбинатында көн саен 60 тонна ипи пешерелә.
Татарстанда ипигә кытлык булмаячак. Республикада азык-төлек иминлеген тәэмин итүче предприятиеләрнең берсе - Казанның күмәч-кондитер комбинатында шулай дип белдерделәр. Алар хәзер башкала халкының 30%ын икмәк белән тәэмин итә. Бу санны 80 процентка җиткерергә дә әзерләр.
Биредә көн саен 60 тонна ипи пешерелә.
Икмәк пешерүчеләр - авыл хуҗалыгы министрлыгының да аерым контролендә. Аларны берөзлексез чимал белән тәэмин итү - төп бурычларның берсе. Икмәкнең социаль төрләрен пешерү өчен Татарстан бюджетыннан субсидия буларак, 240 миллион сум акча бүлеп бирелә. Бу бер килограмм икмәккә якынча 3 сум тирәсе дигән сүз. Моңа әле Россия бирә торган субсидия дә өстәлә. Әлеге ярдәм чаралары социаль төрдәге икмәкнең бәясен әлегә артмаска мөмкинлек бирә.
#Своихнебросаем #Zамир #безпаники

Бүлешергә
Комментарии 0