Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда балалар бакчаларында татар телен укытуның заманча алымнары турында сөйләячәкләр

Казанда балалар бакчаларында татар телен укытуның заманча алымнары турында сөйләячәкләр

https://tnv.ru

29 Март 2022, 16:20

1841

0

Семинар – 15:00 сәгатьтә, теркәлү 14:00 сәгатьтә башлана.

Казанда балалар бакчаларында татар телен укытуның заманча алымнары турында сөйләячәкләр
31 март "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә балалар бакчаларында татар телен укытуның заманча һәм нәтиҗәле ысулларына багышланган шәһәр семинарлары циклының икенче уку-укыту чарасы узачак. 400 ләп педагог балаларны укуга җәлеп итә ала торган актуаль алымнар турында белә алачак.

Семинарда Казанның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең биш әйдәп баручы тәрбиячесе спикерлар буларак чыгыш ясаячак. Чарада катнашучылар татар телен укытуда заманча мәгълүмати-коммуникатив технологияләр, тавыш ассоциацияләре технологиясе һәм күрсәтмә модельләштерү нигезендә сөйләм телен үстерү методлары белән танышачак.

Моннан тыш, педагоглар Сингапурның Zoom In («арттыру») белем бирү структураларының берсен өйрәнә алачак. Шулай ук катнашучылар өчен уен форматында «Тылсымлы кулчатырлар» дигән мастер-класс үткәреләчәк.

Семинар – 15:00 сәгатьтә, теркәлү 14:00 сәгатьтә башлана.

Бу чара – «Татар телен укытуның мавыктыргыч, нәтиҗәле ысуллары» семинарлар циклын дәвам итү, аны Казан Мэриясе һәм Мәгариф идарәсе оештыра. Беренче семинар 21 нче февральдә узды, анда шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән 430 тәрбияче, методист һәм мөдир катнашты.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров