Онлайн трансляция

Свернуть

Яшь укытучылар өчен «Безнең яңа укытучы» грантын кире кайтармакчы булалар

Яшь укытучылар өчен «Безнең яңа укытучы» грантын кире кайтармакчы булалар

https://tnv.ru

06 Июль 2022, 12:55

1288

0

Яшь укытучылар өчен «Безнең яңа укытучы» грантын кире кайтармакчы булалар
Татарстанда яшь педагоглар өчен «Безнең яңа укытучы» грантын кире кайтарырга ниятлиләр. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында билгеле булды, дип яза «Татар-информ».

«2020 елда грант финанс мәсьәләләре аркасында гамәлдән чыгарылган иде. Хәзер бу грантны кайтару мәсьәләсе карала», — дигән мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов.

Грант Татарстанда 2011 елдан гамәлгә ашырылган һәм беренче өч елда яшь педагогның хезмәт хакына ай саен 10 мең сум өстәүне күздә тоткан. Поминов сүзләренә караганда, Грант ярдәмендә 200ләп яшь укытучыны җәлеп итеп булачак.

Ул, уку ел барышында кадрлар күп киткәнлектән, укытучыларга кытлык барлыкка килүен искәртте. Узган уку елында мәгариф системасына 900 дән артык педагог килгән. Шул ук вакытта 240 лап яшь укытучы эштән киткән булган.

Фото: «Татар-информ»

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров