Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда татар теленнән имтихан биргән бердәнбер укучыны Марат Әхмәтов үзендә кабул итте

Татарстанда татар теленнән имтихан биргән бердәнбер укучыны Марат Әхмәтов үзендә кабул итте

https://tnv.ru

14 Июль 2022, 11:15

1424

0

Татарстанда татар теленнән имтихан биргән бердәнбер укучыны Марат Әхмәтов үзендә кабул итте
Балтач районы Норма мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Әдилә Шәйхетдинова быел республикада татар теле буенча имтихан биргән бердәнбер укучы.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссия рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов Әдтләне үзендә кабул иткән. Бу хакта Балтач районының «Хезмәт» газетасы хәбәр итә.

Бүген Әдилә һәм аның укытучысы Энҗе Әсәдуллина белән бергә Марат Әхмәтов янында очрашуда булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты карамагындагы телне саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Әдиләгә һәм аның укытучысы Энҗе ханымга халкыбызның телен саклауга керткән өлешләләре өчен үзенең олы рәхмәтләрен ирештерде. Әдиләнең татар телен чыгарылыш имтиханы итеп сайлавы олы хөрмәткә лаек, милләттәшебезнең бу адымы киләчәктә башкаларга да үрнәк булсын иде, дигән Марат Готыф улы.

Белешмә: Шәйхетдинова Әдилә Рәшит кызы Норма урта мәктәбен тәмамлады. Укыган вакытта «4», «5» кә генә укып, бик күп уңышларга иреште: геология, инглиз теленнән район, татар теленнән, әдәбиятыннан район, республика олимпиадаларында һәрдаим урыннар алып килде. Татар теленнән республика олимпиадасында 4 ел рәттән призер булган. Татар теленнән имтиханны 86 баллга биргән.



Фото: baltaci.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров