Онлайн трансляция

Свернуть

КФУның яңа ректоры билгеле

КФУның яңа ректоры билгеле

https://tnv.ru

22 Август 2022, 10:51

844

0

Ленар Сафин 5 елга билгеләнде.

КФУның яңа ректоры билгеле
Россия премьер-министры Михаил Мишустин указы белән КФУ ректоры итеп Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының элеккеге башлыгы Ленар Сафин билгеләнде. Тиешле документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

«Сафин Ленар Ринат улын «Казан (Идел буе) федераль университеты» федераль дәүләт автоном югары белем бирү учреждениесе ректоры итеп биш елга билгеләргә», - диелә документта.

Ленар Сафин 1969 елның 11 февралендә Арчада туа. 2010 елның 22 апреленнән Ленар Сафин Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры булып билгеләнә. 2020 елның 18 сентябрендә Ленар Сафин Татарстаннан Россия Федерация Советына сайлана.

Фото: ru.wikipedia.org

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров