Онлайн трансляция

Свернуть

Татар мәктәбе язмышы! Яңа уку елында балалар кайда укырга тиеш?

Татар мәктәбе язмышы! Яңа уку елында балалар кайда укырга тиеш?

https://tnv.ru

29 Август 2022, 13:34

475

0

Татар мәктәбе язмышы! Яңа уку елында балалар кайда укырга тиеш?
Яңа атнада яңа уку елы башлана. Ә Менделеевск районы Турай авылы балалары кайда укыйсыларын әле дә белми. Чөнки авыл мәктәбе ябылырга мөмкин.

Район түрәләре аны авария хәлендә ди. Экспертиза нәтиҗәсе буенча бинада укырга ярамый. Мәктәп 26 ел элек кенә төзелсә дә, ремонтлау яңаны салуга караганда да кыйммәтрәк булып чыккан. Әти-әниләр район уздырган экспертиза белән килешмичә, бәйсез экспертны яллаган. Ул бинага косметик ремонт кына кирәк булуын ачыклый. Менә шулай ике экспертиза - капма-каршы нәтиҗә.

Кайда мәктәп ябылмый да, балалар база уку йортларына күчерелми - диючеләр булыр. Ләкин Турай мәктәбе очрагында бер мөһим нечкәлек бар. Анда белемне туган телдә бирәләр. Бинаны япсалар, балалар күрше авылдагы рус мәктәбенә икенче сменага укырга йөрергә тиеш була, яисә 8 чакрымдагы татар мәктәбенә китәргә. Тулырак ТНВ репортажында.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров