Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Түбән Камада "Адымнар" мәгариф комплексын ачтылар

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Түбән Камада "Адымнар" мәгариф комплексын ачтылар

https://tnv.ru

01 Сентябрь 2022, 16:29

728

0

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Түбән Камада "Адымнар" мәгариф комплексын ачтылар
Бүген Түбән Камада «Адымнар» күп телле мәгариф комплексы ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашкан.

1224 кешегә исәпләнгән мәктәп төзелеше узган елның көзендә башланган. Яңа комплекс өчен, белем бирүнең күп телле форматын исәпкә алып, уку-укыту планы әзерләнгән.

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев яңа мәгариф комплексын карап чыктылар, техник һәм методик җиһазлар белән таныштылар, дип хәбәр итә Президент матбугат хезмәте. Мәктәптә уку һәм административ блоклар, медицина кабинеты, 457 урынга исәпләнгән ашханә, актлар залы һәм китапханә бар. Спорт блогына зур һәм кече спорт заллары, шулай ук бассейн керә.

Исегезгә төшерәбез, беренче күп телле «Адымнар» мәгариф комплекслары Казанда, Алабугада, Чаллы һәм Актанышта эшләп килә. Түбән Камадан тыш, Әлмәттә тагын бер «Адымнар» мәктәбен ачачаклар.

Фото: president.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров