Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда укытучыларга яңа машина ачкычлары тапшырылды

Татарстанда укытучыларга яңа машина ачкычлары тапшырылды

https://tnv.ru

07 Сентябрь 2022, 10:14

787

0

Татарстанда укытучыларга яңа машина ачкычлары тапшырылды
Алабуга районы башлыгы урынбасары Олег Колпаков шәһәр һәм район тормышына багышланган киңәйтелгән киңәшмәдә ике укытучыга «Лада Гранта» автомобиле ачкычларын тапшырган.

«Мобиль укытучы» проекты кысаларында Олы Шүрнәк урта мәктәбендә белем бирүче тормыш иминлеге нигезләре һәм физкультура укытучысы Сәлимов Илгиз Хәлим улына һәм инглиз теле укытучысы Сәлимова Рәмзия Тәлгать кызына машина ачкычлары тапшырылды, дип хәбәр итә "Алабуга нуры" газетасы.

Укытучылар Мамадышта яши һәм менә инде өченче ел рәттән Алабуга районына килеп балаларга белем бирә икән.

Автор: Ләйлә Шиһабетдинова

Фото: alabuganury.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров