Онлайн трансляция

Свернуть

Минтимер Шәймиев 3 629 шәхси китабын Милли китапханәгә тапшыра

Минтимер Шәймиев 3 629 шәхси китабын Милли китапханәгә тапшыра

https://tnv.ru

03 Октябрь 2022, 13:43

350

0

Минтимер Шәймиев 3 629 шәхси китабын Милли китапханәгә тапшыра
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шәхси фондындагы 3 629 китапны Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә тапшырачак. Бу хакта китапханәнең матбугат хезмәтенә таянып "Татар-информ" хәбәр итә.

Барлык китап арасыннан 200дән артыгы китапханәнең классик уку залы күргәзмәсендә урын алачак. Күргәзмәгә куела торган әлеге китапларның титул битендә күренекле дәүләт, сәясәт һәм иҗтимагый эшлеклеләрне, мәдәният әһелләренең шәхси имзалары тора. Алар арасында В.Черномырдин, Е.Примаков, А.Леонов, Б.Ахмадуллина, В.Гергиев, А.Калягин, А.Карпов имзасы бар.

Китапларны тапшыру тантанасы Милли китапханәдә 6-7 октябрьдә халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында каралган. Минтимер Шәймиев әлеге конференция кунагы булачак.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров