Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда КФУ филиалын ачуда катнашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда КФУ филиалын ачуда катнашты

https://tnv.ru

10 Октябрь 2022, 13:52

86

0

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда КФУ филиалын ачуда катнашты
Үзбәкстан Республикасының Җизак шәһәрендә Казан (Идел буе) федераль университетының беренче чит ил филиалы ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Үзбәкстан Республикасы Премьер-министрның ягулык-энергетика һәм химия тармакларын үстерү мәсьәләләре буенча урынбасары - Энергетика министры Җурабәк Мирзамөхәммәдов катнашты, дип яза ТР Президенты матбугат хезмәте.

Проект Үзбәкстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән тормышка ашырылды. Бина бирелде, ремонт үткәрелде, җиһазлар сатып алу мәсьәләсе карала. Республика ихтыяҗларыннан чыгып, белгечләр әзерләү гамәлгә ашырылачак юнәлешләр исемлеге формалаштырылды. Биредә машина төзелеше, геология, программа инженериясе, икътисад, мәгълүмат системалары һәм технологияләре, менеджмент, лингвистика, биомедицина фармациясе һәм журналистика кебек белгечлекләр өйрәнеләчәк.

Уку процессы 31 октябрьдә башланачак. Беренче курска – 300 студент, икенче курска 59 студент барачак. Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында 10 000 чит ил студенты белем ала, шуларның 25%ы – Үзбәкстан Республикасыннан.

Фото: president.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров