Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Казанда Лобачевский монументына чәчәкләр салды

Рөстәм Миңнеханов Казанда Лобачевский монументына чәчәкләр салды

https://tnv.ru

01 Декабрь 2022, 14:52

90

0

Рөстәм Миңнеханов Казанда Лобачевский монументына чәчәкләр салды
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Николай Лобачевский монументына чәчәкләр салды.

Чара Казанда Арча зиратында узды һәм галим, математикның, Казан университеты ректорларының берсе Николай Лобачевскийның тууына 230 ел тулуга багышланды.

Күренекле математикны искә алырга республиканың фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләре, шулай ук илнең кайбер югары уку йортлары ректоратлары вәкилләре килде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук фән эшлеклеләре белән аралашты.

Чарада Лобачевскийның оныкчыгы (Санкт-Петербургта яши), ТР Президенты Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, КФУ ректоры Ленар Сафин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фото: president.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров