Онлайн трансляция

Свернуть

Быел татар журналистикасында түләүле уку урыннары гына булачак

Быел татар журналистикасында түләүле уку урыннары гына булачак

https://tnv.ru

20 Июнь 2023, 11:46

75

0

Быел татар журналистикасында түләүле уку урыннары гына булачак
КФУның Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин "Татар информ" хәбәрчесенә татар журналистикасы (Яңа милли медиа) бүлегендә бакалаврларга көндезге уку өчен түләүле уку урыннары булдырылуын әйкән.

Кичә бушлау уку да, түләүле уку урыннары да каралмаган дигән хәбәр чыккан иде.\

Васил Гарифуллин әйтүенчә, татар журналистикасына бюджет урыннары юк. Түләүле бүлеккә «Журналистика» юнәлеше буенча татарча уку мөмкинлеге булдырылган, еллык түләү – 155 мең сум. «Ул түләүле бүлеккә бер төркем (25 кеше) туплый алабыз. Ләкин татар балалары түләүле бүлеккә күп килерләр дип уйламыйм», – диде Васил Гарифуллин.

Фото: ТНВ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров