Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Гадел Кутуй урамында юллар этаплап чикләнәчәк

Казанның Гадел Кутуй урамында юллар этаплап чикләнәчәк

https://tnv.ru

20 Июнь 2023, 11:07

166

0

Казанның Гадел Кутуй урамында юллар өлешчә чикләнәчәк. Бу суүткәргечне реконструкцияләү белән бәйле, диелә шәһәр мэриясе сайтында.

Седов урамына таба юл участокларында юллар ябылачак. Чикләүләр бер-бер артлы этаплап кертеләчәк:

21 июньнән 17 июльгә кадәр – 33 нче йорттан 37 нче йортка кадәр;

23 июньнән 17 июльгә кадәр – 37 нче йорттан 41 нче йортка кадәр;

25 июньнән 17 июльгә кадәр – 41 нче йорттан Седов урамына кадәр.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар