https://tnv.ru
24 Июнь 2026, 11:08
95
0

Россиядә югары һәм урта һөнәри уку йортларына кабул итү кампаниясе башланды. Ил буенча быел миллион ярым бюджет урыны тәкъдим ителә. Шуның 620 меңе - ВУЗларда. Татарстанда 23 меңнән артык егет һәм кыз түләүсез югары белем алырга мөмкин.
Җәмгыятьнең үзгәрүе быелгы укыту программаларында да чагылыш тапкан. Мисал өчен, татар журналистларын ясалма фәһем белән эш итәргә өйрәтәчәкләр. Ә пилотсыз очкыч җыю белгечлеге буенча укучылар - заводлардагы чын самолетларда күнекмәләрен ныгыта алачак. Абитуриентларның теләкләре базардагы вәзгыять белән туры киләме? Рүзәл Шәрипов репортажы.
Бүлешергә
Комментарии 0