Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда көчле яңгыр урамнарны елгага әйләндерде - репортаж

Казанда көчле яңгыр урамнарны елгага әйләндерде - репортаж

https://tnv.ru

24 Июнь 2026, 10:55

86

0

Казанда көчле яңгыр урамнарны елгага әйләндерде - репортаж
Татарстанда кичә көне буе көчле яңгыр койды һәм халыкка мәшәкатьләр китереп чыгарды. Циклон Республиканың Көнчыгыш районнары өстендә урнашкан булса да, аның көчен үзендә тулысынча Казан тойды.

Берничә минут яуган яңгырдан соң, шәһәр урамнары елга булып акты, машина эчләренә су керде, йөртүчеләр номерларын югалтты, җәяүлеләр юлның бер ягыннан икенчесенә чыга алмады. Юл хезмәтләре көчәйтелгән эш режимына күчә һәм яңгыр коеларын чистарта. Синоптиклар әйтүенчә, бүген иртәнге алтыдан - көн үзәгенә кадәр бер атналык явым-төшем булган. Динә Нәҗметдинова репортажын карыйк.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар