https://tnv.ru
30 Июнь 2026, 16:40
97
0

Яр Чаллыда 52 чыгарылыш сыйныф укучысы Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган. Бу — Татарстан буенча иң югары күрсәткеч. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә мәгариф идарәсе башлыгы Наркиз Кашапов хәбәр иткән.
Узган ел шәһәрдә 100 балл җыючылар саны 36 булган. Иң зур үсеш профильле математика фәне буенча күзәтелә. Өч чыгарылыш сыйныф укучысы исә ике фәннән берьюлы 200 балл җыйган.
БДИның йомгаклау нәтиҗәләре әле тулысынча билгеле түгел. Алда информатика, биология, чит телләр һәм география буенча нәтиҗәләр көтелә.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев югары нәтиҗәләр күрсәткән педагогларны һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын уңышлары белән котлаган.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0