Онлайн трансляция

Свернуть

Кукмараның данлыклы гимназиясе яңа бинада үсеш юлын дәвам итә | Адымнар

Кукмараның данлыклы гимназиясе яңа бинада үсеш юлын дәвам итә | Адымнар

https://tnv.ru

07 Сентябрь 2026, 16:16

5

0

Кукмараның данлыклы гимназиясе яңа бинада үсеш юлын дәвам итә | Адымнар
Бу атнада Татарстанның 512 мең баласы өчен яңа уку елы башланды. Аларның 44 меңе беренче сыйныфка килде. Безнең Республикада мәктәп мәшәкатьләре - ким дигәндә, миллион ярым Республика гаиләсенә кагыла. Рөстәм Миңнеханов үз мөрәҗәгатендә: "Иң күркәм гореф-гадәтләргә һәм алдынгы технологияләргә таянып, без яшь алмашчыларыбызның яңа үрләр яулавына мөмкинлекләр ачабыз", дигән.

Ә без исә, Кукмара районына юл тотабыз. Биредә данлыклы уку йорты - 1нче гимназиягә дә шундый өмет баглыйлар. 100 елга якын тарихы булган мәктәп яңа үсеш чорына аяк баста. Беренчедән, аның өчен яңа бина салынды. Икенчедән, ул районда татарча тәрбия бирә торган әйдәп баручы милли мәгариф үзәге булырга тиеш, дигән бурыч куелды.

Гимназия үзгәрешләргә никадәр әзер? Люция Нотфуллина репортажы.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар