https://tnv.ru
28 Сентябрь 2026, 13:07
3
0
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юлламасы барышында укытучыларның мәгариф системасында мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. Ул мөгаллимнәр өчен уңайлы хезмәт шартлары тудырырга чакырды.
"Безнең бурыч — аларның эшчәнлеге өчен уңайлы шартлар булдыру һәм, гомумән, укытучы һөнәренең абруен күтәрү. Республикада бу юнәлештә берничә карар кабул ителде. Алар арасында яшь белгечләргә өстәмә түләүләр, грантлар һәм торак сертификаты бар. Укытучы һөнәренә хөрмәт йөзеннән Казанда укытучыга һәйкәл һәм яр буенда шул ук исемдәге сквер ачылды", — дип ассызыклады ул.
Миңнеханов сүзләренчә, бу юнәлештәге эшләр алга таба да дәвам итәргә тиеш. Мәгариф һәм фән министрлыгына педагогларга ярдәм программасын әзерләргә һәм аны ел ахырына кадәр тапшырырга кушылды.

Бүлешергә
Комментарии 0